Консервлар, оекбашлар, җылы кием һәм башка әйберләр китерергә мөмкин
«Совет офицерлары Союзы» халыкара иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсе «Көмеш волонтерлар» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Татарстан Республикасыннан мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә.
Теләгән һәркем тиз бозылмый торган продуктлар (алар пыяла савытта булырга тиеш түгел), җылы киемнәр (оекбашлар, термобелье һ.б.), аяк киеме, беренче медицина ярдәме чаралары (жгутлар, бинтлар, тампоннар), окоп шәмнәре ясау өчен чиста буш консерв банклары китерә ала.
Ярдәм Казанская урамы, 12 нче кабинет адресы буенча кабул ителә.