Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә өлешчә мобилизация кысаларында чираттагы озату чарасы узды

Кичә үзәк мәйданда районыбызның төрле торак пунктларыннан күп кеше җыелды. Алар улларын, ирләрен, әтиләрен һәм балаларын озаттылар.

Мобилизацияләнүчеләрнең төп бурычы - хәрби әзерлекне уңышлы узу һәм  алларына куелган бурычларны үтәү. 

Булачак Ватанны саклаучылар алдында район башлыгы Илһам Кашапов, Питрәч авылының Никольск чиркәве настоятеле иерей Владимир Трушков, районның имам-мөхтәсибе Әббәс Кадыйров чыгыш ясады.

Сез намуслы һәм батырларча хезмәт итәрсез дип ышанам. Бердәм булыгыз һәм бер-берегезгә булышыгыз, өйләрегезгә исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Туганнарыгызны онытмагыз, язып, шалтыратып, хәбәрләшеп торыгыз, – диде үз чыгышында Илһам Миңнеханович.

Аннары иң дулкынландыргыч вакыт җитте - якыннар белән хушлашу. Бу минутларда көне буе яуган яңгыр да туктап торды. Автобуслар билгеләнгән пункттан кузгалгач, ул кабат ява башлады. Бу көн берничә егет өчен аеруча да мөһим көн булды, чөнки алар сборлар пунктында сөйгән ярлары белән никахларын теркәделәр, рәсми рәвештә ир белән хатын булдылар.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса