Шулай ук сатып алынган товарларны өйгә бушлай кайтарып бирү оештырылды.
Бүген район хакимияте бинасы каршында өлкәннәр ункөнлегенә багышланган зур ярминкә уза.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә ит, сөт продукциясе, яшелчә, җиләк-җимеш сатып алырга мөмкин.
Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләр өчен концерт программасы оештырылды, аларны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.