Питрәчтә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды
Безнең редакция продуктларның якынча бәяләрен белде
Бүгенге көннән Питрәчтә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Ярминкә «Ак Барс» Банк бинасы артындагы мәйданында 7 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр эшләячәк. Биредә кош, дуңгыз, сыер ите, яңа тотылган һәм туңдырылган балык, җиләк-җимеш, яшелчәләр, сөт продукциясе сатып алырга мөмкин. Шулай ук ашлык, арпа һәм бәрәңге дә бар.
Иртәдән үк питрәчлеләр продукцияне арзан бәядән сатып алырга килгән. Ләйсән Нәбиуллина ире һәм дусты белән ярминкәгә Күн авылыннан килгәннәр.
Атна саен тәмле сыр, атланмай, казылык әйберләре, җиләк-җимешләр сатып алырга киләбез. Монда бәяләр кибетләргә караганда арзанрак. Продукциянең барысы да яңа. Тик, минемчә, җирле җитештерүчеләр аз. Мин дә авыл кешесе. Гади кешеләр өчен дә урыннар булдырсалар, без үзебезнең авыл продукциясен, сөтне, итне дә алып килер идек, - ди Ләйсән Нәбиуллина.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен үтәчәк. Масштаблылар - ике атна саен. Шундый ук ярминкә бу якшәмбедә Царевода булачак.
БӘЯЛӘР НИНДИ?
Бәрәңге – (1 кг) - 18 сум
Чөгендер - 10 сум
Суган – 18 сум
Сарымсак - 250 сум
Атланмай - 530 сум
Эремчек - 180 сум
Каймак (1 литр) – 180 сум
Бал (3 литр) - 1300 сум
Йөзем - 75-80 сум
Лимон - 120 сум
Нектарин - 120 сум
Алма - 50 сум
Арпа - 11 сум
1 килограмм өчен бәяләр якынча күрсәтелгән, җитештерүчегә карап алар үзгәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа