Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән Минһаҗевлар гаиләсе: «Бер бала әйбәт, дүртәү икән, тагы да яхшырак»

2024 елны Россия Президенты Владимир Путин ир белән хатын, ата-аналар һәм балалар арасындагы мәхәббәтне һәм ихтирамны, гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен Гаилә елы дип игълан итте

Гаилә җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә, бөтен тормыш шуңа корылган, балаларның нинди булып үсүе, киләчәктә нинди кыйммәтләр белән яшәве дә шуңа бәйле. Әгәр гаиләдә гармония булса, шәхесне башка өлкәләрдә дә уңыш көтә. Күп балалы ана, бәхетле хатын һәм күпкырлы шәхес Римма Минһаҗева моның бер ачык мисалы.

БЕР КҮРҮДӘ ГАШЫЙК БУЛГАННАР

Ирле-хатынлы Римма һәм Айнур Минһаҗевлар мәктәпкә беренче сыйныфка барганда танышалар. Башта алар төрле сыйныфларга эләгә. Кыз «А» татар сыйныфында, малай «Б» рус сыйныфында укый башлый. Ләкин берничә көннән соң малайны «А»га күчерәләр. Ишекне ачып, кабинетка керүгә аның күзе ак йөзле, бөдрә чәчле кызга төшә. Бу нәкъ менә шул бер күрүдә гашыйк булу очрагы була да инде.

– Шуннан бирле ул миңа симпатиясен белдерә башлады, – дип искә ала Римма. – Ләкин унбер ел дәвамында без дуслар гына булдык, янәшәдәге парталарда утырдык. Беренче курста ул миңа очрашырга тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Биш елдан университетны тәмамлап, диплом алганнан соң, без өйләнештек, – диде ул.

Минһаҗевлар ЗАГСта 12 ел элек законлы никахлашканнар. Барлык традицияләрне саклап ак күлмәк, фата, Казанда истәлекле фотосессия белән зурлап туй үткәргәннәр.

Бүген алар гаилә башлыгы үз куллары белән төзегән Ленино-Кокушкино авылындагы зур йортта яшиләр. Ир белән хатын дүрт бала үстерәләр – ике ул һәм ике кыз. Башта өч ел аерма белән аларның малайлары туган, аларга Камал һәм Сәфәр дип кушканнар. Биш елдан соң күптән көтелгән кызлары Зәйнәп дөньяга килгән, ә иң кечкенә балалары 2023 елның августында әнисен һәм әтисен бәхетле итә. Һәр бала, нинди генә яшьтә булса да, игътибарга мохтаҗ. Мәктәп укучысы белән дәресләр әзерләргә, балалар бакчасына йөргәнен дөньяны танып белергә өйрәтергә кирәк, ә иң кечкенә баланы кайвакыт кулдан да төшермисең һәм төннәр буе йокламыйсың.

– Олы балалар миңа өй эшләрендә ярдәм итәләр, каникулда кар көрәделәр, – диде әни кеше. – Сорасам, савыт-сабаны да юарга мөмкиннәр. Әти-әниләр белән дус-тату яшибез, алар безгә һәрвакыт һәрнәрсәдә ярдәм итәләр, мөмкин булганча балалар белән калалар, без үз эшләребез белән чыкканда яки, бераз ял итеп кайтыгыз, дип аларны алып калалар, – диде елмаеп Римма.

ГАИЛӘ ТОРМЫШЫНДА ӘБИЛӘРЕ ЯХШЫ ҮРНӘК КҮРСӘТКӘН

Римманың әбисе дә дүрт бала тапкан – шулай ук ике кыз һәм ике малай. Ире ягыннан әбисенең дә дүрт баласы бар. Яшь Минһаҗевлар фикеренчә, бу туры килүләр – язмыш кушуы буенча буыннан-буынга тапшырыла торган тәҗрибә, гаиләнең бердәмлеген күрсәтүче һәм тормышта барысының да дөрес баруын аңлатучы билге.

Олылар әйткәнне тыңласаң, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәсәң, үз гаиләң дә нык һәм тату булачак. Римма моның шулай булуына ышана.

– Минем өчен әбиләремнең сүзләре һәрвакыт мөһим иде. Әниемнең әнисе һәрвакыт такмаклары аша миңа киңәшләрен бирә иде. Үскәч, бары тик татар кешесенә генә кияүгә чыгарга дип кабатлады Һәрвакыт иреңә матур мөгамәлә күрсәтергә кирәклеге турында үгетнәсыйхәт бирде, яхшы үрнәк күрсәтте, чөнки алар бабай белән бер-берсен хөрмәтләп, кадерләп кенә яшәделәр, балалар белән һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булдылар. Иң мөһиме – бу мохиттә булу, гаилә кыйммәтләрен үзебезгә алу. Безнең гаиләдә дә һәрвакыт шулай булыр дип ышанам, – диде күп балалы ана. – Яңа елда барыбызга да сәламәтлек, аяз күк йөзе, тынычлык һәм мәхәббәт телибез. Үзегезне, туганнарыгызны, тирә-юньдәге кешеләрне яратыгыз. Әгәр дә сезне рәнҗетсәләр дә, берәр нәрсә булса да, моңа җиңел карагыз. Ул чакта барысы да яхшы булачак һәм барысы да килеп чыгачак, – дип нәтиҗә ясады гаилә учагын саклаучы.

Ул яшьләр үзәгендә белгеч булып эшли. Декрет ялында балалар белән генә утырмый. Мөмкинлек булганда визаж белән мавыга, концертларда һәм фестивальләрдә алып баручы булып чыгыш ясый, шулай ук ансамбльдә җырлый. 2023 елда “Ел хатын-кызы” республика конкурсында “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңү яулады.

Анда безнең районда яшәүче хатын-кыз үз гаиләсе һәм эше турында сөйләде. Мондый чараларда катнашу аңа яңа тәэсирләр, иҗади тәҗрибә, үз-үзенә ышаныч һәм алга таба үсеш өчен этәргеч бирә. Ул вакытта Римма инде йөкле була, әмма бу хакта әле беркем дә белми һәм киләсе юлы “Хатын-кыз – ана” номинациясендә катнашырга ниятләп куя. Аның ире мәдәният өлкәсеннән түгел, әмма хатынының уңышларына шатлана. Чөнки ул аның яхшы ана һәм яраткан хатын-кыз гына түгел, ә үз максатлары һәм теләкләре булган талантлы шәхес икәнен аңлый.

«Төрле вакытлар була, ләкин авыр минутларда без бер-беребездән читләшмибез, киресенчә, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Мин иремә һәрвакыт ышанам. Минемчә, ул моны сизә. Һәм аның ягыннан да шулай. Әгәр дә бер-береңне яратасың икән, тормышта барысын да җиңеп чыгарга була. Мәхәббәт бит таулар да күчерә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса