Питрәчтән Россия Герое «Россия» күргәзмәсендә лекция сөйләде
Җәмгыять

Питрәчтән Россия Герое «Россия» күргәзмәсендә лекция сөйләде

Чара халыкара күргәзмә-форум кысаларында оештырылды.

Питрәч районыннан Россия Герое майор Иван Додосов «Россия» халыкара күргәзмә-форум кысаларында оештырылган «Белем. Беренчеләр» мәгариф марафонында лекция белән чыгыш ясады.

Танк батальоны командиры Попасная шәһәрен алуда катнашканы өчен Батырлык ордены, ә Лисичанск шәһәрен алуда катнашканы өчен Россия Федерациясе Герое исемен алуы турында сөйләде.

«Кара-каршы һөҗүмнәргә чыгарга туры килде, ләкин шәһәр каршы тора алмады, без оборонаны җимердек һәм Лисичанск шәһәрен азат иттек, шуның белән Луганск Халык Республикасының тарихи чикләренә чыктык», — дип билгеләп үтте Додосов.

Ул шулай ук Попасная шәһәре өчен көрәш барышы турында сөйләде. 30 танкның 22сенә зыян килгәннә соң, аның батальоны урман аша юл салып, дошман флангына чыга алган. Аннары, аның сүзләренчә, өч рус танкына дошманның ун танкына каршы торырга туры килә, аларның җидесен юк итәләр.

Иван Додосов 1989 елның 7 сентябрендә Татарстанның Питрәч районында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Казан танк училищесына укырга керергә карар кыла, анда тиздән иң яхшы курсантларның берсенә әверелә.

  • Украинада махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру искә алына.
  • Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.