Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч игенчеләренең техникасы техник тикшерүләр уза

Урып-җыю башланырга санаулы көннәр калып бара.

Комбайннарны техник тикшерүне «АгроЛак-К» авыл хуҗалыгы предприятиесеннән башладылар, ә аннары график буенча алар барлык авыл хуҗалыгы формированиеләрендә узачак. Бүген район буенча 62 ашлык җыю комбайны теркәлгән.

Техник тикшерү вакытында тормозларның, ут приборларының төзеклеген, янгын сүндергечләрнең, медицина аптечкаларының һәм башка төрләрнең техник торышын тикшерәбез. Иң мөһим максат - комбайннарның квалификацияле комбайнчылар белән тәэмин ителүенә ирешү. Кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге имин булсын һәм әйләнә-тирә мохитнең сакланышын тәэмин итү мөһим, - дип кыскача аңлатма бирде район дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш инженер-инспекторы Валерий Максимов.

Бездә барлыгы 4 комбайн, 2шәр «Полесье» һәм «Нива», шулай ук 6 КамАЗ ашлык ташуда катнашачак, - дип билгеләп үтте «АгроЛак-К»ның баш инженеры Александр Калашников. - Ындыр табагы икмәк кабул итәргә әзер, запас частьләр һәм ягулык-майлау материаллары бар. Басуда су белән тәэмин ителгән махсус техник хезмәт күрсәтү машинасы эшләячәк. Кадрлар мәсьәләсен дә алдан хәл итеп куйдык. Урып-җыюга теләсә кайсы вакытта керешә алачакбыз. 

Евгений Федотов быел урыпҗыюның унбишенче сезонын ача. Ул үзенең «Полесье-812» комбайнын ныклап төзекләндерде һәм стартка сигнал гына көтә.

Двигатель ремонтланды, подшипниклар, электр үткәргечләр һәм башка мөһим детальләр алыштырылды. Бүген үк кырга чыгарга әзер, - ди комбайнчы.

Район игенчеләренең 39114 гектарда бөртеклеләр һәм техник культуралар, шул исәптән 9680 гектарда уҗым һәм 24284 гектарда сабан культуралары җыеп аласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса