Питрәч районы балалар бакчаларына Нәүрүз килде
“Айгөл” балалар бакчасында яз килүен бәйрәм иттеләр.
Нәүрүз - кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21 март - яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көнендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Элек бу көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар исә, ботка өчен ярма, йомырка, май биргән.
Нәүрүз бәйрәме хәзер дә бәйрәм ителә, аеруча да аны балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр көтеп ала һәм матур итеп билгеләп үтә.
Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасында "Нәүрүз-котлы булсын"дигән темага КВН үткәрелде. Өлкән төркем балалары үзара ярыштылар, җырладылар һәм биеделәр, рәсемнәр буенча әкиятләр җыйдылар, шулай ук Шүрәле маҗараларын күрделәр һәм Яз гүзәлен коткардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа