Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Колай авылында яңа чиркәү төзеләчәк

Булачак чиркәүнең беренче ташы салынды.

Колай авылында гыйбадәт йорты янында яңа чиркәү бинасы төзеләчәк. Тантаналы гыйбадәт кылу чарасын Казан епархиясе викарие епископ Иннокентий җитәкләде.
Атаканыйны район руханилары, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эдуард Штейн, Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская каршы алды.
Хәзер гыйбадәт кылу Колай авылының элеккеге өч престоллы Спас чиркәвенең Смоленск алтарендә башкарыла. 1735 елда төзелгән чиркәү бинасы авария хәлендә.
«Помоги-Приходу.РФ» проекты кысаларында «Авыл чиркәве» программасы буенча 65 квадрат метр мәйданда СИП-панельләрдән тиз төзелә торган чиркәү бинасын финанслау һәм төзү эшләрен  хәйриячеләр бушлай башкарырга әзер.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Колай авылы дин тотучылары соравы буенча һәм  Феофан атакай хәер-фатихасы белән авыл үзәгендә биналар комплексы: приход йорты, чиркәү һәм хуҗалык корылмалары – «Чиркәү-приход үзәге»  төзү өчен җир кишәрлеге бирелде.

Спасс чиркәвенә архипастырь  визиты соңгы тапкыр 130 ел элек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса