Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы «колумбайн» профилактикасы проекты буенча грант отты

Бу хакта ТР Аграр яшьләр берләшмәсе бүлекчәсе рәисе, «Форпост» үзәге директоры Наилә Таҗиева хәбәр итте.

Питрәч якташлар җәмгыяте «Форпост» оешмасы ярдәме белән «колумбайн» профилактикасы, шустинг мәктәбе, форс-мажор шартларында һәм экстремаль ситуацияләрдә яшьләрне дөрес чаралар күрүгә өйрәтү проекты өчен 328 мең сумлык грант отты.

Проект бик мөһим, актуаль, бигрәк тә Казан һәм Пермьдәге фаҗигале вакыйгалардан соң. Барлык яшьләр дә үзләрен ничек саклап калырга, беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Кызганыч, мондый ситуациядә һәркем калырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Таҗиева.

Моннан тыш, проект яшьләрне деструктивизмнан читләштерүгә һәм аларны патриотик чараларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

«Бу безнең проектта мөһим блокларның берсе. Психологлар тарафыннан командаларны берләштерү, үз-үзеңне тотуны коррекцияләү, шулай ук эмоцияң белән идарә итәргә өйрәтү буенча тренинглар үткәрү планлаштырыла», - диде Таҗиева.

Проектны гамәлгә ашыру агымдагы елда башланачак. Питрәч районында 400дән артык яшүсмерне җәлеп итү планлаштырыла.

Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен грант конкурсын ТР Икътисад министрлыгы үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса