Питрәч районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу узачак
Терлекләрнең баш санын һәм җирләр мәйданын санаячаклар.
1 августтан 30 августка кадәр районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу узачак.
Бу авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсеш динамикасын күзәтү өчен кирәк: җирләрнең саны һәм эшкәртелә торган авыл хуҗалыгы җирләренең күләме, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермаларда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр булу турында мәгълүматлар җыю. Әлеге мәгълүматлар тармакны үстерү буенча дәүләт программасына төзәтмәләр кертергә һәм дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Питрәч районында авыл хуҗалыгы санын алуга әзерләнү һәм үткәрү буенча комиссия расланды. 42 исәпкә алучы һәм 7 инструктор эшләячәк, - дип сөйләде СХМП-2021 буенча вәкаләтле Наилә Җиһаншина.
Респондентлардан мәгълүмат җыйганда планшет компьютерлар кулланылачак, бу мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү процессын тизләтәчәк.
Авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, бакчачылык һәм яшелчәчелек берләшмәләре тикшерелергә тиеш. Россиядә соңгы авыл хуҗалыгы исәбен алу 2016 елда үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа