Питрәч районында гыйнварның 10 көне эчендә 4 янгын булды
Алар дүрт торак пунктта теркәлгән
Көектәге «Светлый» торак комплексында төзелеп килүче күп фатирлы йортта пеноплекс янды. Янгын сүндерүчеләр килгәнче эшчеләр янгынны сүндергән. Гильдеевода мунчаның түшәм катламы, Шәледә мунча һәм сарай янды. Колай авылында ут тулысынча торак йортны юкка чыгарды.
Янгыннарның сәбәбе – мичләрне кулланганда янгын куркынычсызлыгы һәм электр җайланмаларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Электр хуҗалыгына һәм җылылык приборларына вакытында ревизия ясагыз, аларны төзек булмаган хәлдә кулланмагыз, - дип мөрәҗәгать итте халыкка эчке хезмәт подполковнигы, Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков.лсу Кулагина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа