Питрәч районында палаткалы лагерь эшли башланды
Хәрби-патриотик юнәлешле Лагерь «Чайка»лагере территориясендә урнашкан.
Программа кысаларында түбәндәге чаралар көтелә: сугыш сәнгате төрләре буенча тренировкалар, марш-бросоклар, "Аҗаган" хәрби-кыр уены, видео-батл, бию батлы, учак янында кичке чаралар, биш тапкыр ашату ("Хәләл" продукциясе).
Балалар палаткаларда яшәячәк. Атна дәвамында алар өчен бай эчтәлекле, мавыктыргыч программа оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа