Питрәч районында ун шугалак ачылды
Бу хакта Питрәч районы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Питрәч районында ачык һавада 10 шугалак барлыкка килде — алар Кощак, Күн, Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иле, Пановка, Шәле, Пимәр һәм Чыты авылларында, шулай ук Көек авылы мәчете янында урнашты. Хәзер Осиновский бистәсендә дә шугалак бар.
Шугалакка теләге булган һәркем килә ала, тик үз тимераяклары белән генә, чөнки торак пунктларда прокатка алу оештырылмаган.
Шулай ук «Питрәч Арена» боз сараенда массакүләм шуу оештырылган мәйданчык эшли.
Барлык теләүчеләр бирегә ял көннәрендә килә ала: шимбә көнне 18.00дән 20.00гә кадәр, якшәмбе көнне 17.00дән 20.00гә кадәр. Тимераякларны прокатка алырга була", — дип сөйләде район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа