Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында яшәүчеләрне урлау һәм талау өчен төрмәгә утыртканнар

Элегрәк алар хөкем ителгән булганнар инде.

Узган елның февраль аенда исерек хәлдә ике ир-ат чит йортка үтеп керә. Аларның берсе хуҗаның битенә, башына һәм биленә суга. Бу вакытта аның кулдашы йокы бүлмәсенә кереп, матрас астыннан 72 мең сум акча табып ала. Аннары алар акчаны урлап качалар.

Соңрак аларның икесе дә исерек хәлдә кесә телефоннары урлый. Алар бу эшне ялгыз, төрле урында һәм вакытта эшлиләр.

Җинаять эшләрен Питрәч район судында карадылар. Берсенә гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 5 елга ирегеннән мәхрүм итү, ә икенчесенә - 4 елга катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза бирү каралган. Икесе дә берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса