Питрәч районыннан 16 яшьлек эшмәкәр бер ел эчендә 370 мең сум акча эшләгән
Аның сыр җитештерү буенча җиһазландырылган үз цехы бар.
Көек авылыннан Данияр Гомәров турында күпләр белә. 16 яшендә аның үз сыр ясау урыны бар, анда егет сырның 20дән артык сортын җитештерә: халуми, качотта, канестрато һәм башкалар. Кайберләренә тәм өчен пажитник, чили орлыклары өстәлә.
Сыр әзерләүдә Даниярга гаиләдәгеләр булыша. Ул укудан буш вакытын цехта уздыра, көллияттә пешекче-кондитер белгечлеге буенча укый.
Әлегә продукцияне Казанның агросәнәгать паркында сатабыз. Әмма тагын да киңәю турында уйланам, - дип билгеләп үтә яшь үзмәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа