Питрәч "Скорлупино" фестиваленең хедлайнерлары кем булачак?
Бөтенроссия фестивален 16 июльдә Питрәч авылында билгеләп үтәчәкләр.
Быел фестивальнең хедлайнерлары:
- Игорь Дмитриев - "Созвездие-Йолдызлык" телевизион конкурсында күп тапкырлар җиңүче, "Татар моңы" конкурсы лауреаты, татар эстрадасының популяр артисты;
- Ксения Макарова - "Драматургия һәм режиссура үзәге" театры актрисасы;
- Марина Моисеева - "Голос" шоуында катнашучы;
- Владимир Панков - актер, музыкант, режиссер, композитор, SounDrama студиясенең һәм драматургия һәм режиссура үзәгенең сәнгать җитәкчесе;
- "Версия" вокал коллективы - Россия һәм Европада Халыкара конкурслар җиңүчеләре һәм лауреатлары, "Созвездие-Йолдызлык" телевизион конкурсы Гран-При ияләре;
- Фирдүс Тямаев - татар эстрадасы җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа