Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчле Динар Хаметов 16 яшеннән хәрбиләр сафында

Быел РФ Президенты Указы белән якташыбыз Динар Хәмитов «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» II дәрәҗә орден медаленә һәм Мурманск өлкәсе губернаторыннан «Заполярьеда фидакарь хезмәте өчен» мактау билгесенә лаек булды. Моннан тыш, ул башка бик күп дәүләт бүләкләренә ия.

Динар Хәмитов Питрәчтә Назилә һәм Зәкәрия Хәмитовлар гаиләсендә туган һәм үскән. Якташыбыз инде 36 яшендә Төньяк флотның ундүртенче армия корпусы мотоукчылар бригадасы дивизионы командиры булды. 

Ул мәктәпкә бик иртә китте, сыйныфта иң кечкенәсе иде. Аннары Казан артиллерия училищесының иң яшь курсанты булды, инде 16 яшендә үк погон киде, - дип искә ала офицерның әтисе Зәкәрия Рузукович. 

Динар балачактан хәрби, Ватанны саклаучы булырга хыяллана. Моның өчен ул спорт, нигездә җиңел атлетика һәм милли көрәш, шулай ук уен төрләре белән шөгыльләнә. Төрле ярышларда күп тапкырлар призер булган. Мәктәптән соң хәрби училищега укырга кергән. 

Улыбыз хәрби булыр дип уйламадык. Ул балачактан үзендә офицерлык күнекмәләрен тәрбияләде. Бервакыт, Ленино-Кокушкинода һөнәри лицейда эшләгән чакта, минем янга күрше районнан бездә укучы  студентлар килде. Алар: “Подполковник Динар Хәмитов сезнең улыгызмы?”, дип сорадылар. Уңай җавап алгач, алар аның кырыс, таләпчән, әмма кешелекле офицер булуы, һәм армиядә хезмәт итүчеләргә дә бертигез каравы турында әйттеләр, - дип  сөйләвен  дәвам итте Динарның әтисе.

Хезмәт иткән вакытта Динар Хәмитов өч тапкыр 6шар ай Сириядә, кайнар ноктада була. Ә булачак дивизион командирының хезмәт карьерасы болай башлана: хәрби училищены тәмамлагач, аны Ленинград хәрби округына взвод командиры буларак җибәрәләр, 2 елдан ул штаб начальнигы һәм командир урынбасары була. Тагын 5 елдан соң 2012 елда Көнбатыш хәрби округының мотоукчылар бригадасы ике йөзенче аерым батареясының командиры итеп билгеләнә. Динар Зәкәрия улы  2016 елдан бүгенге көнгә кадәр Төньяк флотның ундүртенче армия корпусы мотоукчылар бригадасы командиры.
Ул 2008 елда өйләнә. Хатыны Лилия белән алтынчы һәм бишенче сыйныфларда укучы кызлары Камилә һәм Әминә һәм ике яшьлек улы Абдулланы тәрбиялиләр. Ел саен отпуск вакытында барысы бергә туган якларына -  Питрәчкә кайталар.

Без барыбыз да - туганнары, дуслары, сыйныфташлары Динар белән горурланабыз. Һәр чираттагы ялын түземсезлек белән көтәбез, - диде Зәкәрия Рузукович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса