Питрәчлеләр Европаның иң зур татар авылында республиканы тәкъдим итте
Район вәкилләре Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында булдылар. Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин җитәкләде. Менә инде 16 ел питрәчлеләр Әләзән җирендә Сабантуй бәйрәме кунаклары булалар һәм Татарстан Республикасын тәкъдим итәләр.
- Бу вакыт эчендә Городище районы, Урта Әләзән авылы һәм Питрәч районы җитәкчелеге арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Без бу дуслыкның кадерен беләбез. Пенза өлкәсеннән килгән кунакларны Питрәч Сабан туенда күрергә һәрвакыт шатбыз, - дип билгеләп үтте Альберт Хәбибуллин сәламләү чыгышында.
Альберт Валерьевич, бәйрәмгә килгән Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевка бүләккә Коръән тапшырды. Шулай ук ул республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Урта Әләзән авылы халкы өчен Сабантуй - көтеп алынган бәйрәм. Авылда яшәүче Хәнифә апа Бадаева анда ел саен катнаша. Ул авылның крестьян-фермер хуҗалыкларының берсендә бухгалтер булып эшли.
- Без бу бәйрәмне яратабыз. Урта Әләзәндә 293 эшмәкәр яши һәм эшли, аларның күбесе авыл хуҗалыгында мәшгуль. Сабантуйда без язгы кыр эшләренә йомгак ясыйбыз һәм алдынгыларны хөрмәтлибез, - дип сөйләде безгә Хәнифә апа. Ә 2017 елдан башлап, ул махсус истәлекләр дәфтәре алып бара башлаган, анда аңа Татарстаннан килгән кунаклар үз язмаларын һәм теләкләрен калдыра.
Җирле халык безнең артистларны - мәдәният бүлеге хезмәткәрләрен аеруча зур куаныч белән каршы алды. Фәнил Мисалов, Илнур Хәлимов, Ирек Әхмәтшин һәм "Сәяр" халык вокал ансамбле аларны татар телендә җырлар белән сөендерделәр.
- Биредә безне һәрвакыт шулай җылы каршы алалар. Татар халык җырларын бик яраталар, - дип билгеләп үтте безнең артистлар. Аларның күбесе бирегә беренче тапкыр гына килми.
Монда республика данын яклаган спортчылар да аерылып торды. Милли көрәштә Татарстан спортчысы Фирдүс Зәйнуллин абсолют батыр булды. Питрәч делегациясе составындагы көрәшчеләр Рүзәл Нурмөхәммәтов һәм Рөстәм Сабиров үз үлчәү категорияләрендә призерлар булдылар.
Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы Европаның иң зур татар авылы булып санала. Бүгенге көндә анда 10 меңнән артык татар яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа