Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр коррупциягә сирәгрәк юлыга башлаган

Коррупция кешеләрнең гаделлеккә ышанычын какшата торган иң кискен проблемаларның берсе булып кала.

Коррупцияне профилактикалауда уңай нәтиҗәгә ирешеп була һәм бу социаль золым турында мәгълүматның сыйфатына һәм тулылыгына турыдан-туры бәйле. Коррупциянең кайда чәчәк атуын белү өчен, узган ел татарстанлылар арасында киң колачлы социологик сораштыру үткәрелде. Сораштыруда 3110 кеше катнашты.
Респондентларның 83 проценты республикада коррупциягә каршы көрәш буенча нәтиҗәле эш алып барылуын билгеләп үтте. Сораштырылучыларның 8,5 проценты 2019 елда коррупция ситуациясенә эләгүен таныды.
Питрәч районында яшәүчеләргә килгәндә, алар коррупция белән сирәгрәк очраша башлаган. Шулай да сораштырылучыларның 40 проценттан артыгы безнең районда сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасында хезмәт урыныннан явыз файдаланалар, дип исәпли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса