Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр югары активлык күрсәтте

"Сайлауларда катнашканыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәм". Әнә шулай диеп мөрәҗәгать итте Татарстан халкына Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Ул республика халкына сайлауларда актив катнашканы өчен үзенең ихтирамын җиткерде.

Саннар һәм фактлар

Узган якшәмбе, 13 сентябрьдә, татарстанлылар сайлауларда актив катнашты. Республика буенча сайлауларга килү саны 84,2 процент тәшкил иткән. Сайлау нәтиҗәләре буенча вакытлыча Татарстан Президенты вазыйфаларын башкарган Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Россия") 94,40 процент тавыш җыйган, Хафиз Миргалимов (КПРФ) өчен 2,56 процент, Рушания Билгилдеева ("Гадел Россия") - 1,68 процент, Руслан Юсупов (ЛДПР) өчен 0,81 процент халык тавыш җыйган.

Социаль сораштырулар оештыручылар моның башкача булуы мөмкин дә түгеллеген әйтә, чөнки Рөстәм Миңнехановның рейтингы инде август аенда ук 82 процент булган һәм сайлаулар алдыннан ул тагын да үскән һәм 90 процент тәшкил иткән.

Стратегия

Питрәчлеләр дә сайлауларда гражданлык активлыгын күрсәттеләр. Район буенча сайлауларда катнашу дәрәҗәсе 98,55 процент тәшкил итте. Питрәч халкы республикабыз һәм илебезнең җитәкчелеге позициясен хуплап күпчелек тавышны үзләре ышаныч белдергән Рөстәм Миңнеханов өчен бирде. Кандидатның югары рейтингг белән сайлауларда җиңүе халыкның аңа тулысынча ышанычын белдерә. Татарстан халкы зур ышаныч белән киләсе биш елга республикабыз киләчәген үзе лаеклы дип тапкан кешегә тапшырды.

Республикабызда урнашкан социаль-икътисади үсеш халыкта хакимияткә карата ышаныч уята. Безнең районда гына да 30 дан артык дәүләт һәм партия программалары тормышка ашырылып килә. Алар исәбендә ветераннарны, ятим балаларны, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, күп функцияле үзәкләр төзү, "Чиста су" программасы, мәктәпкәчә учреждение һәм мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү, сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау, юллларны төзекләндерү программалары бар.

Бүгенге көндә республикабыз илебезнең бишенче икътисады. Татарстан Россия күләмендә торак төзү һәм төзелеш эшләре, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, ваклап сату әйләнеше, түләүле хезмәтләрнең күләме буенча алдынгы позицияләрне били. Бу халыкның позитив карашында һәм гражданнарның сәяси яктан сайлауларында чагылыш тапмый калмый.

Әлеге күрсәткечләр барысы да халкыбызның җирле һәм республика хакимияте файдасына тавыш бирүгә китерде. Җирле сайлаулар нәтиҗәләре белән сез газетабызның 2-3 битләрендә таныша аласыз.

Питрәч районында Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Россия") өчен 99,16, Хафиз Миргалимов ("КПРФ") өчен 0,51, Рушания Билгилдеева ("Гадел Россия") өчен 0,14, Руслан Юсупов (ЛДПР) өчен 0,18 процент граждан тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса