Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Эдуард Андреевич Штейн билгеләнде.

Эдуард Андреевич 1982 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туган. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген “Яшьләр белән үзара алмашу үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе булып башлап җибәргән, “Интревэйс” ҖЧҖнең генераль директоры вазыйфасын башкарган, “Нәфис-Косметикс” һәм “Нәфис-Биопродукт” ААҖдә әйдәп баручы менеджер булып эшләгән. ТР Дәүләт милке идарәсе, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендәге территориаль идарәсенең җитәкчесе урынбасары, ТР буенча УФАС бүлеге башлыгы һәм “Дәүләт кадастр бәяләве үзәге” ДБУ хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы булып хезмәт куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса