Питрәчнең Яшьләр үзәгендә волонтерлар эше өчен кабинет ачыла
Бу республика конкурсында җиңү ярдәмендә мөмкин булды
Безнең яшьләр үзәге «Игелекле төбәк – Игелек җире» республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.
Ул волонтерлык хәрәкәтен үстерүче оешмаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Безнең районда 1225 ирекле ярдәмче исәпләнә.
Алар өлкән яшьтәге кешеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итәләр, һәйкәлләр урнашкан территорияләрдә тәртип һәм чисталыкны күзәтәләр, табигатьне саклау эшчәнлеге, наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнәләр һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, – дип санап үтте Яшьләр үзәге директоры Айгөл Гыйззәтуллина.
Учреждениегә җиңү өчен иреклеләр үзәге кабинеты өчен җиһазлар бүләк итеп бирелде. Анда булган проектлар турында фикер алышу һәм яңаларын уйлап табу өчен район активистлары-волонтерлар җыелачак. Кабинетны җиһазлау өчен стеллаж, пуфиклар, өстәлләр, диваннар, принтерлар, проектор кайтарылган.
Кичә Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге, Питрәч районы һәм безнең районның волонтерлык үзәге арасында үзара хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа