Питрәчтә, 30 майда, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты гражданнарны кабул итәчәк
"Бердәм Россия" партиясенең Питрәч җирле бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булачак, аны җиденче чакырылыштагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Мурад Гадыльшин үткәрәчәк.
Питрәчлеләр үзләренең сорауларын бирә һәм проблемалары белән мөрәҗәгать итә алачак очрашу сишәмбе көнне, 30 майда, сәгать 14.00дә башланачак. Адрес: Питрәч, Совет урамы, 20 нче йорт.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: 8(84367)3-00-23, 89047660824.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа