Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә беренче тапкыр ГТО мәйданчыгында нормативлар тапшырдылар

Биредә беренче тапкыр җәйге «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивале үткәрелде.

Район үзәгенең беренче мәктәбе территориясендә ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек өчен тренажерлар белән мәйданчык төзелде.

Анда 7 команда катнашты, алар - Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иле, Иске Шигали, Богородск авыллары, Питрәч авылының беренче һәм икенче мәктәбе вәкилләре.
Аларны берничә төрле сынау көтә иде: 60 метрга йөгерү, кул көрәше, урыннан сикерү, алга бөгелү, кулда күтәрелү, турникта күтәрелү, гер күтәрү. Төрле яшьтәге 50гә якын кеше ярышты: мәктәп укучылары да, хезмәт коллективлары да, пенсионерлар да. Алар арасында Питрәч авылыннан көрәш буенча атказанган спорт мастеры Михаил Чернов та бар иде. Ул озак еллар физкультура укытучысы һәм тренер булып эшләгән. Көрәш белән кечкенәдән шөгыльләнә башлаган, 6 яшендә Мишә елгасында йөзәргә өйрәнгән.

Мин гомеремне спортка һәм физкультурага багышлаган кеше. Ялгышмадым, дип саныйм. Ноябрьдә миңа 67 яшь тулачак, ә үземне 50-55 яшьтә хис итәм, - диде Михаил Николаевич.

Ул мәктәптән 2018 елда киткән, әмма хәзер дә физкультурадан аерылмый, актив тормыш рәвеше алып баруга өстенлек бирә. Җәен кичләрен велосипедта, кышын чаңгыда йөри. Көнгә 5-6 километр юл үтәргә тырыша.
Фестивальнең кечкенә катнашучылары да спорт белән актив шөгыльләнүләрен билгеләп үтәләр. Нормативларны алар ГТО значогын алу өчен тапшыралар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына ул университетка укырга кергәндә өстәмә баллар бирә.

Мин бронза значок алырга теләр идем. Моның өчен үз өстеңдә эшләргә, зур тырышлык куярга кирәк. Мин өйдә дә шөгыльләнәм - турникта күтәреләм. Көн саен зарядка ясыйм, - дип сөйли Богородск мәктәбеннән Михаил Бычков.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Питрәчнең беренче мәктәбе командасы җиңүче булды. Икенче урынны Богородск мәктәбе, өченче урынны район үзәгенең икенче мәктәбе алды.
ГТО мәйданчыгында теләгән һәркем шөгыльләнә ала. Ул «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Илкүләм проектлар