Питрәчтә «Скорлупино» кунакларын Татарстанда иң зур самавырдан сыйлаячаклар
Җәмгыять

Питрәчтә «Скорлупино» кунакларын Татарстанда иң зур самавырдан сыйлаячаклар

Фестивальдә 2 меңнән артык кеше хуш исле чәй һәм торт белән сыйлана алачак.

«Скорлупино» Бөтенроссия фестивалендә барлык теләүчеләрне Татарстанда иң зур самавырдан чәй белән сыйлаячаклар.

Самавырның күләме - 200 литр. Аны махсус фестиваль өчен әзерләячәкләр. Моннан тыш, ул әтәч фигурасы һәм ажур краннар белән бизәләчәк.

Самавырны җитештерүче - Кощаково авылыннан мастер Ленар Садриев.