Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Православие динен тотучы питрәчлеләр бүген Олы көнне билгеләп үтә

Олы көн бәйрәме Иисус Христосның качка кадакланганнан соң яңадан терелеп торуына бәйле рәвештә билгеләп үтелә.

Олы көн яки Пасха бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә атна көнгә туры килә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүләре буенча, Иисус үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең җазыкларын үзе җолып ала. Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың, дигән сүз.

Бәйрәмгә кадәр олылар 7 атна ураза тота. Элек ураза тотудан бала-чага да читтә калмаган. Бу вакыт эчендә ураза тотучылар төрле үсемлекләрдән әзерләнгән ризыклар белән генә тукланырга тиешле. Олы ураза вакытында кеше сөйләү, җазыклы эшләр башкару тыела. Пасхага хәтле өч атна элек өй юыла, йорт тирәләре тазартыла. Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла. Хуҗа хатыннар иртәнгә кадәр тәм-том өлгертә, әче һәм төчегә басылган камырлардан күмәч, пилмән, шишара һәм башкаларны пешерә.

Изгеләр китабында бәйрәм көнне менә мондый сүзләр әйтергә кушылган: «Бүген Христос терелеп торган көнне, бәйрәм итеп җактырылышыйк та, эй туганнар диешеп, бер-беребезне кочаклашыйк; безне күралмый торганнарны да, Христосның терелеп торуы хакына, барын да кичерик; аннары дәшеп, болай әйтик: – Христос үлгәннән терелеп торган, үлгәннеге белән үлемнең кыуатын бетергән, үлгән кешеләргә дә тереклек биргән».

Православие христианнары традицион рәвештә бәйрәм табынына әзерләнгән куличларны, буялган йомырка һәм башка ризыкларны изгеләндерәчәк. Олы көндә кешеләр бер-берсен ”Христос терелеп торган”, “Чынлап терелеп торган” дип сәламли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса