Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Психолог ата-аналарның тәрбиядә нинди хата җибәрүләрен аңлатты

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологиясе буенча баш балалар белгече, Республика балалар клиник хастаханәсенең психология бүлеге мөдире Лилия Горохова сөйләде.

Ата-аналар балалары балигъ булган вакытта еш кына аны болай гына яратуларын оныта һәм бу ялгыш фикер. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологиясе буенча баш балалар белгече, Республика балалар клиник хастаханәсенең психология бүлеге мөдире Лилия Горохова шундый фикере белән уртаклашты.

«Ата-ана баласын ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнгәч ышаныч хисе барлыкка килә. Ул дөньяга килгәч, без аны берсүзсез кабул итәбез. Ә бала үскән саен кабул итү трансформациясе башлана. Без аны «5»легә укыган, ашагач тәлинкәсен юып куйган (һ.б.) өчен ярата башлыйбыз. Чынлыкта, ата-аналар баласын яратуын дәвам итә, әмма башка мәгълүматны трансляцияли», - дип искәртте белгеч.

Шушы хата аркасында балалар ата-аналарына ышанмый башлый, аларны ялгышлар, кимчелекләр һәм башка төрле фикер белән кабул итмиләр дип уйлыйлар. Бала аларның өметен акламаса, аны читкә кагалар, дип искәртте Лилия Горохова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса