Августның 15 көнендә Эчке эшләр министрлыгының безнең район буенча тикшерү бүлегендә телефон һәм интернет аша сигез алдау очрагы теркәлгән инде. Гомумән алганда, зыян күрүчеләр җинаятьчеләргә бер миллион сумнан артык акча күчергән.
АКЧА ЭШЛӘРГӘ ТЕЛӘГӘН, ӘММА 23 МЕҢ СУМ АКЧАСЫН ЮГАЛТКАН
Кайберәүләргә җиңел эш – онлайн кинотеатрларда фильмнар турында уңай бәяләмәләр язарга һәм моның өчен акча алырга була дип тәкъдим итәләр. Ләкин эш бирүче (чынлыкта мошенник) мөһим кагыйдәне җиткерә: биремне үтәү өчен үз акчаңны кертергә кирәк, аннары алар ике-өч тапкыр арттырылып кайтачак диләр. Мәсәлән, 500 сум түли, 2000 сум эшли. Алга таба суммалар арта барачак. Аннан соң зуррак суммага уйнарга тәкъдим итәләр. Корбан күбрәк алырга өметләнеп 23 мең сум акча җибәрә, ә аңа акчалар кире кайтарылмый.
Булат, зыян күрүче, Көек
– Миңа машина өчен двигатель кирәк иде. Запас частьләр белән шөгыльләнүче дусларым һәм танышларымда миңа кирәкле әйберләр булмады. Шуңа күрә интернеттан эзли башладым, төрле сайтларда берничә заявка калдырдым. Соңрак бер кыз шалтыратты, заказ турында миңа башка хезмәткәр консультация бирәчәген әйтте. Икенче көнне менеджер Александр шалтыратты, кирәкле модификацияле двигатель барлыгын аңлатты, бәя диапазоны белән таныштырды. Мине барысы да канәгатьләндерде. Менеджер килешү төзиячәкбез һәм түләү исәпхисап счетына китәчәк дип билгеләп үтте. Без ватсап буенча аралаштык, сайтта телефон номеры булса да, аларның кайнар линиясенә шалтыратырга башыма да килмәде.
Вәгъдә ителгәнчә, миңа килешү җибәрделәр, двигательнең тикшерү узуы турында кәгазь, имзалар, мөһерләр белән ике бит бар иде. Ике көн саен шалтыратып тордылар. Бер атнадан соң мин сатып алырга булдым. Николай исемле кеше килеп, үзен юрист дип таныштырды, миңа түләү өчен счет бирде. Мин акчаны онлайн банк аша күчердем, ә банкта операция буенча шик туды. Мин куркынычсызлык хезмәтен барысы да яхшы дип ышандырдым. Нәтиҗәдә 84500 сум акча читкә китте.
Тиздән сайтта кайнар линия номеры юкка чыкты, компания турында тискәре бәяләмәләр барлыкка килде. Моның дөрес нәрсә булмавын аңлый башладым һәм полициягә гариза язарга киттем.
Мин белемем буенча юрист, мондый хәлгә беренче тапкыр юлыктым. Чын компания, килешүләр, исәп-хисап счетлары белән мошенникларның шундый буталчык алдалау схемасы.