Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Илһам Кашапов «Әлбәден «Хәрби уеннары» фестивале кунакларына мөрәҗәгать итте

Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!

Мин сезне барыгызны да Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның кече ватанында сәламләвемә шатмын. Бу мәйданчык дүртенче ел рәттән «Әлбәден «Хәрби уеннары» Бөтенроссия хәрби реконструкция фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны кабул итә.
Безнең проект һәм фестиваль бөек якташыбыз истәлегенә багышлана. Аның тормышы, хәрби юлы һәм батырлыгы беркемне дә битараф калдыра алмый.
Бу – какшамас ышанычка ия, көчле рухлы һәм нык характерлы кеше. Мондый сыйфатлар чын Геройда гына була ала. Минемчә, мондый мисалларда без заманча буынны - илебезнең киләчәген тәрбияләргә тиеш.
Балаларыбызга кайчандыр безнең янәшәдә яшәгән, аннан соң Бөек Җиңү рәвешендәге мирас калдырган геройлар кирәк. Күз алдыгызга гына китерегез: Брест крепосте өчен көрәш 32 көн барган.
Петр Михайлович Гаврилов Брестның мактаулы гражданины. Күн авылында аның хөрмәтенә бюст урнашкан. Шулай ук Казан, Краснодар һәм Питрәч урамнары аның исемен йөртә. Бүгенге көндә Әлбәден авылында аның туганнары юк. Әмма елдан-ел якташыбызның исемен яңартучы, аны онытмасыннар өчен
вакыйгалар ясаучы без бар. Беркем дә тарихыбызны үзгәртеп, Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына керткән өлешен киметә алмас.
Район проекты буларак барлыкка килеп, бүген мондый масштабтагы фестивальне оештыра алуыбызга мин бик шат. Оешма коллективлары һәм халык
катнашында биредә зур эш башкарылды. Алда аны үстерү буенча зур планнарыбыз бар. Без бу кирәкле патриотик эшне дәвам итәчәкбез. Чөнки без - җиңүчеләр
буыны һәм балаларыбыз тыныч күк астында яшәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса