Район газетасына язылган өчен приз ияләре билгеле булды
Безнең бүләкләр җәйге ял өчен каралган.
2022 елның икенче яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылучылар арасында безнең конкурста җиңүчеләр билгеле булды. Алар квитанцияләрен безгә редакциягә җибәрделәр. Анда 500гә якын укучы катнашты.
Төп приз – ике урынлы палатканы мәдәният бүлегеннән Г.М. Болонкина алды. Пикник өчен савыт-саба җыелмасын Питрәчнең «Каенкай» балалар бакчасыннан Л.В. Якимова отты. Балалар сәнгать мәктәбеннән Э.В. Цыганова пледка ия булды. Ә Көекнең «Әкият» балалар бакчасыннан А.О. Шакирова фонарь алды. Ленино-Кокушкинода кошчылык комплексыннан Г.Д. Гайфуллинага 2,5 килограмм авырлыктагы капчыклы күмер тапшырылды. «Шатлык» приютының ике хезмәткәренә дә бәхет елмайды - Р.В. Хәлилова барбекю өчен сетка, Г.Х. Гайнетдинова җилләткеч һәм талпаннарга каршы средство җыелмасы алды. Мангал коррекцион мәктәптән Р.А. Муллахмәтовага, Питрәчнең «Кояшкай» балалар бакчасыннан Л. Г. Черновага җәелә торган өстәл эләкте.
Мин 27 ел мәктәптә эшлим, шуның кадәр ел газетага язылам. Моңа кадәр әти-әнием гомер буе языла торганнар иде. Газетасыз булмый! - ди коррекцион мәктәпнең укытучысы Рәзинә Муллахмәтова. - Конкурста җиңәрмен дип көтмәгән идем, бик сөендем һәм шунда ук үз приз артыннан килдем.
Иганәчеләрдән дә бүләкләр булды. "Экономный" кибетеннән рюкзакны (Питрәч авылы, Казан ур., 13б) - Юныс авылыннан А.А. Хәбибуллина, «Ледянкина» ИПдан (Питрәч авылы, Казан ур., 13) зур артезиан суын һәм су өчен помпаны - район үзәгенең икенче мәктәбеннән А.Л. Агеева отты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа