Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде

Район башлыгы Илһам Кашапов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнар Хафизов озатуында ул берничә авыл хуҗалыгы формированиесендә булды.

АЛДА ЗУР ПЛАННАР КӨТӘ

Министр «Шәле-Агро» хуҗалыгы территориясе белән танышты. Аңа төзелеш эшләренең барышы турында сөйләделәр, яңа авыл хуҗалыгы машиналарын күрсәттеләр.

Хәзер товарлыклы сөтчелек фермасын реконструкцияләү актив бара. 410 башка урыннар әзер. Икенче сыер абзарын ремонтлау башланды. Сезонлы кыр эшләре өчен 82 млн. сумлык 8 берәмлек яңа техника сатып алдык, - дип сөйләде предприятие җитәкчесе Радик Мәүлиев.

Бүгенге көндә 8900 гектар чәчүлек мәйданнары бар, 1280 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 504е – сыерлар. «Шәле-Агро» моның белән генә тукталып калырга җыенмый. Планда -техника сатып алу, чәчү мәйданнарын киңәйтү, чит ил таналары сатып алу, машина-трактор паркы төзү.


АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ӨЧЕН ЙОРТЛАР

Колай авылында «Агролак-К» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 5 йорт төзелде. Хәзер алар тулысынча төзелеп беткән инде. Марат Җәббаров, шулай ук аларда яшәячәк кешеләр дә бүлмәләрне карап чыкты. Алар  йортларына күчүләрен зур түземсезлек белән көтә.

Йорт эчендә бик матур. Ремонт тулысынча башкарылган, барысы да чиста, пөхтә. Зал, ике бүлмә, санузел, кухня бар, - дип сөйли машина белән сыер саву операторы Екатерина Степанова.

Алар өйдә бишәү яшәячәк: ире, хатыны һәм өч баласы.
Якындагы 5 елда яшәүчеләр йорт арендасы өчен түләячәк, ә аннары теләге булган очракта аны отышлы шартлар буенча сатып ала алачак.


СӨТ ЗАВОДЫ ЭШЕ

Киләсе маршрут - Осиново бистәсендә Муллагалиев А.Р. крестьян-фермер хуҗалыгы цехы.  Анда сөт эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Эремчек, май, кефир һәм башка  бик күп ризыклар эшлиләр. Продукцияне Казанда саталар.

Безнең үз фермаларыбыз бар, сыер асрыйбыз. Аларны үзебез карыйбыз: азык әзерлибез, савабыз. Өстәмә рәвештә халыктан сөт сатып алабыз. Цехта 18 кеше эшли. Алар сөтне кабул итәләр, чистарталар һәм продукция әзерлиләр, - дип сөйләде КФХ башлыгы Адель Рафаэль улы.

Ул үз эшен өч ел элек ачкан, кыска  вакыт эчендә районда уңышлы крестьян (фермер) хуҗалыкларының берсенә әверелде.


Министр шулай ук «Ак барс Питрәч» хуҗалыгы басуында да булды һәм яңа эш башлаган шәхси ярдәмче хуҗалык белән аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса