Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызның озын гомерле кешесе үзенең туксан яшьлеген билгеләп үтте

Аны котларга балалары, шулай ук Арышхазда авыл җирлеге вәкилләре һәм район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева да килгән иде. Юбилярга чәчәкләр, бүләкләр, шулай ук Россия Президенты Владимир Путиннан изге теләкләр язылган шәхси хат тапшырылды.

Анна Петровна Арышхазда авылында туган. Сугыш башланыр алдыннан алар гаиләләре белән кечкенә генә йортта яшәгәннәр. Гаилә зур була – әти-әнисе һәм сигез бала. 1938 елда күршеләренең йортын яшен суккан, шуннан аларның да өйләре янган. Шул фаҗигале хәлдән соң  әтиләре аларны шәһәргә алып киткән, ул анда агроном булып эшләгән. Аннары сугыш башлана һәм ир-ат фронтка китә. 1943 елда солдатның сугышта һәлак булуы турында хәбәр җибәрәләр. Анна Петровнаның әнисе сигез бала белән ялгызы кала. Аларның күбесе әле бик кечкенә була. Соңгы бала 1941 елның апрелендә туган. Тол хатынга бик авыр була. Озак та үтми ул туган ягына, якыннары янына, Арышхаздага әйләнеп кайта.

- Шулай итеп әби  балалары белән авылга кире кайткан.

Әниемә сугыш башланганда бары унөч яшь була. Ләкин яшь булуына карамастан, ул эшләргә мәҗбүр була. Ул радиоузел бүлегендә җыештыручы булып эшли. Нигездә, аның вазифасына мичкә ягу, чисталык һәм тәртипне күзәтү керә. Әби ул вакытка барлык балаларны да Арышхаздага алып килгән, әмма әнисе шәһәрдә калган, чөнки аңа үзе сөйләве буенча  эштән китәргә туры килә. Ә үзе, әнисенең хәлен  җиңеләйтү өчен, махсус калгандыр. 1945 елның 9 маенда ул бирегә исән-сау әйләнеп кайткан, чөнки нәкъ менә шушы көнне ил сугыш тәмамлануын белде, - дип сөйләде олы кызлары Надежда Федоровна Леонтьева.

Анна Петровнаның ире сугышта катнашкан. Фронтка ул бик яшьләй киткән, аңа 17 яшь тә тулмаган була. 1943 елда аны Ерак Көнчыгышка алып китәләр, анда солдатлар японнар белән сугышалар. Ул армиядә җиде ел хезмәт иткән. 1950 елда, Арышхаздага кайткач, ул Анна Петровнаны очрата һәм алар бергә кавыша. Ә 1951 елда алар туй итәләр. Бер елдан соң беренче кызлары Надежда, ә 1956 елда икенче кызлары Любовь дөньяга килә.

Пенсиягә кадәр Анна Петровна җирле фермада төрле эш башкаручы  булып эшли, анда ул, шул чордагы хатын-кызларның көченнән килә торган  эш - кирпеч салу эшен башкара. Ул икенче кызы белән авырлы була,  Арышхаздада башня төзи башлыйлар, аны шунда эшкә җибәрәләр, алар кирпеч ташыйлар һәм төзелеш катнашмасын изәләр. Анна Петровна гомере буе шунда  тырышып  хезмәт куя.

Кызлары әйтүенчә, әниләре  хәзер дә аларны  һәрвакыт кулда, игътибар үзәгендә тота.

- Ул безне һәрвакыт, безгә ун яшь булганда да, һәм хәзер  җитмеш яшь булуга да карамастан, кулда тота, - диде елмаеп кызлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, юбиляр