Редакция район газетасы укучыларының фикерен белү өчен сораштыру үткәрә
Җәмгыять

Редакция район газетасы укучыларының фикерен белү өчен сораштыру үткәрә

Сезнең фикерегез безгә мөһим!

Редакция район газетасы укучыларының фикерен белү өчен сораштыру үткәрә.

Без газетаның эчтәлеген һәм дизайнын яхшыртырга, әбүнәчеләребезнең ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерергә телибез. Газетада сезнең һәрберегезнең файдалы, кызыклы, актуаль мәгълүмат табуын телибез. Шуңа күрә безгә, редакциягә, газета, анда басылган материаллар турында сезнең фикерегезне белү бик мөһим. Безнең максат – Сезнең белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә газетаны тагын да кызыклырак, файдалырак, эчтәлеклерәк итү. Шуңа күрә хөрмәтле укучыбыз, сездән анкета-сораштыру сорауларына җавап бирүегезне сорыйбыз. Сезнең җавапларыгыз һәм теләкләрегез исәпкә алыначак һәм газетаны укучыларга кызыклырак итәргә ярдәм итәчәк.

Фамилиягезне, исемегезне, атагызның исемен, адресыгызны күрсәтү мәҗбүри түгел, әмма күрсәтсәгез, рәхмәтле булачакбыз. Әбүнәчеләр арасында приз уйнатылачак. Җаваплар җибәргән һәм анкета тутырган әбүнәчеләр арасыннан очраклы рәвештә сайланган биш укучыга редакция 2024 елның беренче яртыеллыгына безнең газетага язылу бүләк итәчәк.

Редакция телефоны: 3-00-59. Җавапларыгыз һәм хезмәттәшлек итүегез өчен алдан ук рәхмәт!

Зур ихтирам белән, “Вперед”-“Алга”газетасы редакциясе.