Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Редакциягә районда яшәүчедән хат килде редакцию пришло письмо от жительницы района

Аның авторы Мишанин урамындагы 11 нче йорт каршында кечкенә кишәрлекләргә бүлгәләнгән зур җир участогының соңгы вакытта буш торуы турында сөйләде.

“Күрәсең, кайчандыр монда яшәүчеләр аннан файдаланган, ә хәзер алар олыгайганнар, җирне эшкәртә һәм бернәрсә дә утырта алмый башлаган, шуңа да ул хәзер ташландык хәлгә килгән: чүп үләне үсә, койма бөтенләй черегән, ауган”, дип язган ул хатында.

Мин, район газетасы хәбәрчесе, барысын да үз күзләрем белән күрер өчен, шул урынга бардым.

Башта мин аны ташландык территория дип уйлаган идем. Әмма, ни гаҗәп, анда баргач кечкенә участокларга бүленгән бакчага юлыктым, эш шунда күп фатирлы йортта яшәүчеләр аны үзара бүлгәннәр һәм бакча иткәннәр икән. Анда карлыган, кура җиләге куаклары үсә, кайберләрендә көздән утыртылган сарымсак калкып чыккан. Җир эшкәртелгән һәм язгы эшләргә әзер.

– Ничек утыртмыйбыз? Утыртабыз! Бәрәңге, кыяр помидор, кишер белән суган үстерәбез. Операциядән соң үзем эшли алмыйм, бакчаны хатыным белән кызым карый. Әлегә җирнең бер ел да буш торганы булмады, – диде монда яшәүче Илдар Сәйфетдинов.

Аның сүзләренчә, бу бакча җирле халык тарафыннан хосусыйлаштырылган, шуңа күрә аны тартып ала алмыйлар. Чыннан да, кайбер хуҗалар үз участокларын яхшылап карамый: аларны чытырманлык баскан, койма урыны-урыны белән тузган һәм ауган.

– Ул елны мине черегән койма өчен штрафка тарттылар, шуңа күрә мин үз территориямне яңа, тимер койма белән тотып алдым. Ләкин бу ярдәм итми, этләр барыбер йөри, – диде олы яшьтәге ир-ат.

Аның күршесе (ул үзен Екатерина дип таныштырды), шулай ук бакчаны карап тотабыз дип ышандырды.

– Барысы да утырта, җир буш тормый. Мин үзем булдыра алмыйм, ләкин балалар килеп ярдәм итәләр, – диде ул.

Җирле халык белән сөйләшкәннән соң, мин рәсми аңлатма алырга бардым һәм бу участокның муниципаль җир икәнен белдем.

– Димәк, җирле халык җир участогын законсыз рәвештә үзләштергән, – дип билгеләп үтте Питрәч районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы башлыгы Илназ Дәүләтханов.

Башкача әйткәндә, бу участокны теләсә кайсы вакытта торак яки социаль объект төзү өчен яки башка максатлар өчен кире кайтаруларын сорарга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса