Россиядә аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие түләнә башлаячак
Бу яңа төрле ярдәм түгел. Моңарчы булганнарын берләштереп түли башлаячаклар. Универсаль пособие 6 ярдәм чарасын берләштерәчәк.
Киләсе ел башыннан Россиядә аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие түләнә башлаячак.
Пособие гаиләдә җан башына тиешле керем яшәү минимумыннан түбән булган хатын-кызларга, 17 яшькә кадәрле бала үстерүчеләргә билгеләнә. 2023 елда яшәү минимумы 12 мең 219 сум булыр дип фаразлана. Пособиене билгеләгәндә, гаиләнең еллык кереме исәпләнәчәк. Әйтик, 12 мең 219 сумны 12 айга тапкырласаң, 146 мең 628 сум килеп чыга. Әгәр гаиләдә 4 кеше яши икән, бу сумманы 4кә тапкырлыйсы була. Керемегез килеп чыккан суммадан азрак икән, сез дәүләт ярдәменә өметләнә аласыз.
8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга бирелә торган пособиене билгеләгәндә исә айлык хезмәт хакы, эшмәкәрлектән кергән табыш гына түгел, пенсия, стипендия, милек, торак саткан, арендага биргәннән кергән акча, кертем буенча процентлар да исәпкә алыначак. Бу очракта машина, гараж, җирләр дә исәпкә алына. Мондый байлыгы булганнар пособиегә исәп тота алмый.
Универсаль пособие алты төр ярдәмне берләштерәчәк:
- Йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга айлык пособие.
- Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек очрагында һәм эшләмәүче хатын-кызларга бала табуга бәйле рәвештә бирелүче пособие.
- Беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә балага 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү.
- 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү.
- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү.
- Икенче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә аңа 3яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү (ана капиталы акчалары исәбеннән федераль һәм төбәк бюджет акчасын җәлеп итмичә бирелә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа