Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә балга ГОСТ стандарты кертергә мөмкиннәр

Бу хакта диелә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә

Россиядә бал өчен сыйфат стандарты барлыкка килергә мөмкин. Ул базарда контрафакт өлешен киметү өчен кирәк, дип аңлаттылар ведомствода.

Бүгенге көндә «бал» термины законлы рәвештә беркетелмәгән һәм бу продуктны идентификацияләү өчен төгәл характеристикалар юк. Нәтиҗәдә, кайбер төбәкләрдә ялган продукт өлеше 70 процентка җитә. Мәсәлән, ярты очракта балның төре тышлыкта язылганнарга туры килми, ягъни көнбагыштан җыелган арзан бал акациядән яки кандала үләненнән (донник) җыелган кыйммәтрәк бал итеп күрсәтелә. Шуңа күрә башта тиешле закон проекты кабул итәргә кирәк, ә аннан соң Росстандарт ГОСТ (дәүләтара стандарт) эшләячәк, дип билгеләп үтәләр министрлыкта.

Россия бүгенге көндә дөньяда иң күп бал җитештерүче илләр бишлегенә керә, безнең илдә бу продукт ел саен 70 мең тоннага кадәр җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса