Россиядә биометрик чит ил паспортларына гаризаларны кабат кабул итәләр
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.
1 июньнән Россиядә яңа буын чит ил паспортларын бирүгә гаризалар кабул итү кабат башлана.
Россиядә вакытлыча яңа үрнәктәге һәм 10 ел гамәлдә була торган чит ил паспортларының «техник сәбәпләр аркасында» бирелмәвен хәбәр иткән иде. Аерым алганда, документлар бирү Казанда туктатылды. Татарстанның күп функцияле үзәгендә чит илгә китәргә теләүчеләргә иске үрнәктәге паспорт алырга киңәш иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа