Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә итек җитештерүчеләр өчен салым ташламалары кертелде

Бу РФ Хөкүмәтенең бүген үз көченә керә торган яңа карары белән билгеләнгән.

Киез аяк киеме – итек җитештерүчеләргә салымнар һәм иминият взносларының барлык төрләрен кичектереп түләү хокукы биреләчәк. Аның максималь срогы бер елдан да артык түгел, яки өч ел дәвамында өлешләп түләргә мөмкин.

Итек җитештерү салым ташламаларын файдалана торган сезонлы тармаклар һәм эшчәнлек төрләре исемлегенә кертелгән. Хөкүмәттә искәртүләренчә, мондый адым җитештерүчеләргә кредит күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм артып калган акчаны чимал сатып алу, җиһазларны яңарту яки хезмәткәрләргә өстәмә эш хакы түләүгә юнәлдереп булачак.

Базар экспертлары билгеләп үткәнчә, соңгы елларда итеккә ихтыяҗ арта, шул исәптән бу аяк киеменең махсус кием-салымның күп кенә төрләре комплектына керүе хисабына да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса