Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә хәләл кунакханәләр барлыкка килергә мөмкин

Бу хакта Аккредитация буенча федераль хезмәт җитәкчесе Назарий Скрыпник белдергән

Россиядә хәләл стандартлар белән эшләүче кунакханәләр барлыкка килергә мөмкин.

«Хәләл - ул азык кына түгел, туризм, кунакханә бизнесы, ислам банкингы, фармацевтика, косметика һәм башкалар. Бүген Россиядә бер кунакханәнең дә хәләл сертификаты юк, һәм ил мөселман туристлары агымының зур күләмен югалта. Берничә елдан Россиядә хәләл кунакханәләр барлыкка килергә мөмкин дип көтелә. Бу читтән килүчеләр һәм эчке туризм күрсәткечләрен шактый арттырачак. Бу тармакта хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә Росаккредитация, башкарма хакимиятнең башка федераль органнары белән сертификацияләү таләпләрен билгеләү алымнарын эшләячәк», - дип сөйли ул.

«Россия кайсы илләрдә хәләл продукциясен сата» дигән сорауга

«Нигездә, бу Фарсы култыгы илләре, Индонезия, Төркия, Иран. Россия бүген дөньяда әйдәп баручы хәләл продуктлар экспортерлары бишлегенә керә. Барлыгы 2 млрд кеше ислам динен тота. Соңгы мәгълүматлар буенча, бөтен дөньядагы кешеләр Россиядә җитештерелгән хәләл продукциягә 12,7 млрд доллар сарыф иткән. Лидерлар исемлегендә Бразилия, Һиндстан һәм АКШтан калышып, Россия дүртенче урынны били. Әлеге бишлекне Кытай төгәлли», - дип җавап бирә Назарий Скрыпник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса