Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафны ун тапкыр арттырдылар

Шулай итеп, яңа закон янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган гражданнарга штрафны уртача ун тапкыр, вазыйфаи һәм юридик затларга ике тапкыр арттыра.

Россия Президенты Владимир Путин янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтә торган федераль законны имзалады. 

Мисал өчен, хәзер коры үләнне яндырган өчен 3 мең сум штраф каралган булса, яңа закон буенча 15 мең сум түләргә кирәк булачак. Янгынга каршы махсус режимда гражданин өчен штраф күләме 20 мең сумга кадәр, вазифаи зат өчен 60 мең сумга кадәр артачак. Закон 8 июньдә үз көченә керә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, Россия территориясендә урман янгыннары белән катлаулы вазгыять күзәтелә: соңгы ике айда Себердә һәм Ерак Көнчыгышта табигый янгыннардан 800ләп торак йорт зыян күрде.

Шул ук вакытта янгынның төп сәбәбе — кеше эшчәнлеге: коры үләнгә ут төртү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү, шул исәптән урманнарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса