Рөстәм Сафин: «Өч кыз әтисе булу үзе зур бәхет ул»
Шәле авылыннан Рөстәм Сафин тормыш иптәше Гүзәл ханым белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.
“Әти кеше өчен өч кыз тәрбияләү бик зур җаваплылык”, - ди гаилә башлыгы.
Кыз бала булгач, күбрәк әниләре белән үстеләр инде алар. Мин үзем катырак, таләпчәнрәк кеше. Балаларыма һәрвакытта да тәртипле булырга куштым. Егетләргә бераз шуграк, хулиганрак булса да килешә әле ул. Ә кызларга алай ярамый, - ди Рөстәм Сафин.
Рөстәм белән Гүзәл 1999 елда гаилә коралар. Шәле авылы гадәте буенча булачак хатынын урлап алып кайта ул. Әлбәттә алдан килешү буенча. Гаилә башлыгы хәзерга вакытта АЗС та эшли. Тормыш иптәше Гүзәл 16 елга якын безнең редакциядә хезмәт итте. Төп эшләреннән тыш Сафиннар гаиләсе төрле мәҗлесләр дә алып бара әле. Кызлары да иҗаттан ерак кешеләр түгел. Олысы Ләйсән “Ватаным Татарстан” газетасында журналист, уртанчылары Исламия Тюркология бүлегендә белем ала, төпчекләре Сәйдә – җыр-биюгә оста, инглиз телен өйрәнә. Концертларда балалары белән дә чыгыш ясыйлар.
Авылда яшәгәч, йорт-куралты карарга ярдәм итүчеләр дә кирәк. Ләкин гаилә башлыгы беркайчан да тормыш иптәшенә, кызларына ир-атлар эшен эшләтми икән.
Кыш көне кар яуса, буран булса, гадәттә, кызларым үзләре мин кайтырга капка төпләрен көрәп, гараж алдын чистартып куялар. Кирәк булганда бакча да казыйлар. Ләкин аларны ир-ат эшеннән читтә тотарга тырышам. Авыррак инде, сүз юк, кайвакыт “бер ул булса, ярдәмчем булыр иде” дип уйлап куям. Ләкин Ходай шулай биргәч ни эшләтәсең инде. Кызларым акыллы Аллага шөкер, тәрбияне дөрес бирдем дип уйлыйм. Милләтне тәрбиялисең килсә, кызларыңны тәрбиялә диләр бит әле. Алар булачак ана кешеләр. Шуңа күрә телебезне, динебезне, милләтебезнең асыл гореф- гадәтләрен аларга бирергә тырыштык, - ди ата.
Ул кызларын беренче тапкыр кулга алган көннәрен ачык хәтерли.
Беренче кызыбыз Казанда туды, ул вакытта кәрәзле телефоннар да юк иде әле. Әти булуымны эштә хәбәр иттеләр. Уртанчысы – Питрәчтә туды. Төпчеген малай булыр дип көткән идем, кыз дигәч, кайгырмадым. Иң мөһиме исән-сау тусын, бәхетле бала булсын, дип теләдем. Өч кыз әтисе булу үзе бер зур бәхет әле ул, - дип елмайды әңгәмәдәшем.
Бүген Россиядә Әтиләр көнен билгеләп үтәләр. Сүз уңаеннан, барлык әтиләрне дә бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сез якыннарыгызның терәге, гаилә башлыгы! Әти булулары да җиңел түгел, шушы авыр хезмәтегездә сынмыйча, сыгылмыйча, матур үрнәк булып яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа