Рөстәм Миңнеханов яңа йогышлы авырулар хастаханәсенең төзү эшләренең барышы белән танышты
Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Республика башлыгы Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү мәйданчыгында булды. Ул төзү темпын киметмәскә һәм инде хәзер үк хастаханә өчен тиешле барлык җиһазлар сатып алу хәстәрен күрергә кушты.
Яңа корпус универсаль булачак: анда балаларны да, олыларны да дәвалау өчен тиешле бөтен шартлар тудырылачак.
«Заманча һәм тиешле барлык стандартларга туры килгән хастаханә тиешле вакытта сафка бассын өчен, төзелешне шул ук темпта дәвам итәргә кирәк», — дип искәртте Татарстан Президенты.
Төзелештә 180 кеше эшли. Киләсе атнадан төзелеш эшләре тәүлек әйләнәсе алып барылачак. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусының гомуми мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Ул 234 пациентка исәпләнгән, урыннар саны 504кә кадәр җиткерелергә мөмкин. Объектны файдалануга тапшыру агымдагы елның 15 августына планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа