Шәле авылында мобилизацияләнүчеләр өчен җылы әйберләр тегәләр
Җылы әйберләр салынган посылкаларга әле тагын тәбрикләмәләр куелачак. Шәле балалары якташлары өчен анда рәсемнәр ясап, эчкерсез, җылы сүзләр язып куйганнар.
Шәле авылында яшәүче хатын-кызлар, тегүче Гөлүсә Мифтиева җитәкчелегендә, мобилизацияләнүчеләр өчен махсус баш киемнәре (балаклава), җылы свитерлар һәм плащлар тегә башладылар.
Гөлүсә социаль челтәрләрдә хәйрия эшчәнлеге турында пост язганнан соң, район халкы тукымаларга акча җибәрә башлаган. Ә Питрәч район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре 50 метр флис белән тәэмин иткән.
Безнең солдатларга ярдәм итәргә теләүче битараф булмаган кешеләр әлегәчә акча җибәрә. Материаллар һәм кирәкле фурнитура өчен без 50 мең сум акча җыйдык. Әлегә 130 махсус баш киеме тектек. Кешеләрнең булышырга теләүләре сөендерә. Әзер киемнәрне Александр Буздаловка бирәчәкбез, аның тапшыру каналлары бар. Бу эшне башлагач, минем постка шулкадәр игътибар булыр, дип уйламаган идем. Тирә-юньдә олы йөрәкле яхшы кешеләр күп, – дип уртаклашты ул.
Ике сәгать эчендә ул егерме махсус баш киеме тегә, көн дәвамында тагын ике толстовка тегәргә тырыша.
Минем махсус тегү машинасы бар, эшне тиз башкарам. Хезмәттәшләремнең гадәти көнкүреш тегү машиналары, шуңа күрә аларга эшләү авыррак. Хәзер бу эшкә күп вакыт китә, ирем миңа ярдәм итә. Аның туганы да мобилизацияләнде. Аңа җылы әйберләр җибәрдек, ул бик рәхмәтле. Гомумән, ирегетләребез мондый бүләкләр алуга бик шатланалар. Мондый ярдәм аларга барлык кыенлыкларны җиңеп чыгуга ышаныч бирә, – дип уртаклашты тегүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа