Салкын Чишмә авылында чишмәне төзекләндерә башладылар
Төп эшләрне язга калдырачаклар.
Салкын Чишмә авылында чишмәне яңартуга алындылар.
Су чыганагы янындагы территорияне чистарттылар инде - корыган агачларны кистеләр һәм чыгардылар. Шулай ук якындагы мәйданчыкны тигезләделәр, анда мини-парк җиһазландырылачак. Проект буенча биредә Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр үткәрү зонасы, Яңа ел чыршысы, велоюл өчен урын булачак. Территориягә яшел үсентеләр утыртачакдар, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырачаклар. Җәмәгать киңлеге койма белән уратып алыначак.
Төп эшләр киләсе язга планлаштырылган. Хәзер кирәкле материаллар сатып алабыз, грунт кайтартабыз. Һава шартлары яхшы булса, бу көздә койма урнаштырачакбыз. Киләсе җәйдә чишмәдә эшләрне төгәлләргә, ә паркны 2023 ел азагына кадәр төзекләндерергә планлаштырабыз", - дип сөйләде Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты һәм проектның инициаторы Еатерина Андронова.
Чишмәдән су составын тикшерү өчен сынау алачаклар, ахырда тасвирлаучы мәгълүмат баннеры куелачак. Тагын бер баннерда татар һәм рус телләрендә Салкын Чишмә авылы тарихын бастырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа