Шамил Фаткулин хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле ветераннар!
Безнең һөнәри бәйрәм көнендә шәхси составны, Эчке эшләр органнары ветераннарын һәм барлык полиция хезмәткәрләрен бу искиткеч көн белән котларга телим!
Хокук тәртибе хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе эшли һәм бүген дә аларның күбесе “хәрби” постта тора. Безнең эшебезгә җәмәгать иминлеге дәрәҗәсе генә түгел, ә иртәгесе көнгә ышаныч һәм районда яшәүче һәр кешенең тынычлыгы да бәйле.
Һәм, әлбәттә, бу тантаналы көнне без эчке эшләр органнары ветераннарына олы ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның күбесе бүген дә сафта, бай тәҗрибәләре белән уртаклашырга, төпле киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер.
Хәзерге полиция хезмәткәрләренә тыныч хезмәт көннәре, авыр, әмма кирәкле хезмәтебездә уңышлар, рухи һәм физик көчләрен югалтмыйча, фидакарьлек белән хезмәт бурычларын үтүләрен телим. Һәр хезмәткәрнең керткән өлеше бөтен бүлекнең эш нәтиҗәсенә һәм уңышына бәйле булуын онытмагыз.
Чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек, ныклы терәк, тугры дуслар һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа