Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сары Эт елы ниләр вәгъдә итә?

Утлы Кызыл Әтәч елы узып бара. Каршыга өрә-өрә, әйтерсең, барыбызга да бәхет юрый-юрый, Эт чаба. Сары Эт елы безгә үзе белән ниләр алып киләчәк, барлык теләкләр дә кабул булырмы?

Күсе елында туучылар 2018 елда эштә җитәкчегез югары сыйфатлы хезмәтегез белән сокландырырсыз. Башыгыз белән мәхәббәт диңгезенә чумарга әзер булыгыз. Ел хуҗасы Сары Эт сезгә никах балдагы да әзерләп куйган. Тышкы кыяфәтегезне матурлау өчен сезгә берни кирәкми. Сез табигатьтән гүзәл. Шулай да акча янчыгыгыз калын булганда, яшәве дә күңеллерәк! Өстәмә керем турында да уйланыгыз. Эшләргә дә эшләргә туры килер.

Үгез елында туучыларга эш урынын алыштыру буенча да тәкъдимнәр булачак. Үзгәрешләрдән куркып калмагыз. Үзегезне яңа өлкәдә дә сынап карагыз. 2018 ел назлы мәхәббәт, оныта алмаслык очрашулары белән истә калыр. Гаиләлеләрне матур тормыш көтә, ел әйләнәсенә өегездән кунаклар өзелмәс.Күптәнге идеяләрегезне тизрәк тормышка ашырып, көрәп акча ала башлаячаксыз.

Юлбарыс елында туучыларны ел хуҗасы Сары Эт үз канаты астына алыр. Шулай да игътибарлы булыгыз: алдакчылардан, караклардан сакланыгыз. Кайберәүләр шәхси эш ачарга теләр. Бу, әлбәттә, дөрес карар. Сезнең сәләт белән күптән инде зур уңышлар казанырга вакыт. Романтик мизгелләргә бай ел көтелә. Сөекле кешегез белән бергә сәяхәткә барсагыз, мөнәсәбәтләрегез ныгыр, бер-берегезне яхшырак аңлый башларсыз. Акчага интекмәссез, бурычка кермәссез.

Куян елында туучылар 2018 елны көлеп, елмаеп каршы алыр. Ел хуҗасы Эт сезнең кебек йомшак, саф күңелле кешегә бер дә ырылдамас. Киресенчә, кулыннан килгәнчә һәрчак ярдәм итеп торыр. Уңыш елмаеп торганда, мөмкинлектән файдаланып калыгыз.Шәхси тормышта уңай үзгәрешләргә әзер булыгыз. Ел романтик очрашулар, күңелле маҗаралар белән башланып китәр. Бу елны танышкан парлар, һичшиксез, кавышачак, гаилә корып, матур-матур сабыйлар алып кайтачак, ди йолдызлар. Акча күктән яумый, барысы өчен дә тырышлык кирәк. Тырышып кына эшләсәгез, теләгәнегезгә ирешерсез.

Аждаһа елында туучылар өчен эт елы мөһим вакыйгалар, тормышта зур үзгәрешләр белән истә калыр. Эшегезне алыштырырга, яңа һөнәрләр үзләштерергә, башка җиргә күчеп китәргә туры килүе бар. Иҗат казанында кайнаучылар өчен 2018 ел үтә дә уңышлы узар. Гаиләлеләрнең тормышында күңелле вакыйгалар көтелә. Кесәдә акча артсын дисәгез, әлбәттә, тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Төп эшегездән тыш өстәмә рәвештә акча эшләп алу мөмкинлегеннән баш тартмагыз.

Елан елында туучылар өчен 2018 ел бик файдалы һәм нәтиҗәле үтәчәк. Һәр эшегезне алдан уйлап, барын җентекләп тикшереп, интуициягезгә таянып башкарырсыз. Шуңа да хата-ялгышулар булмас, эштә зур уңышларга ирешерсез. Могҗизаларга бай, романтик ел булачак. Гомерлек ярыгызны очратып, гаилә корып җибәрүегез ихтимал. Йолдызлар сезгә яшәү урынын киңәйтү, ремонт ясау кебек эшләр башларга тәкъдим итә. Ник дигәндә, быел гаиләгез ишәеп китәр дип көтелә.Финанс хәлегез күпкә яхшырыр.

Ат елында туучылар өчен шатлыклы, куанычлы вакыйгаларга бай ел көтә. Командировкаларга баручыларның юллары уңар. Чит илгә сәфәргә чыгу өчен дә яхшы вакыт. Анда аралашу даирәсен киңәйтә, яңа дуслар таба алачаксыз.Романтик өлкәдә тынычлык һәм гармония хөкем сөрер. Бу елда мөлаемлыгыгыз тагын да артыр, искиткеч матур очрашулар күңелегезгә хуш килер. Гаиләлеләрнең тормышында да күңелле вакыйгалар күп булыр. Алдакчылар сакланыгыз. Күпме тир түгеп эшләп тапкан акчагызны югалта күрмәгез.

Кәҗә елында туучыларны 2018 елда барлык юнәлештә дә уңышлар көтә. Бернидән дә курыкмагыз, максатларыгызны тормышка ашыру өчен бар юллар ачык. Конкурентлар белән бәйле проблемалар гына тууы бар. Планнарыгызны башкаларга ачылып сөйләп йөрмәгез. Яңа мөнәсәбәт, очрашулар, мәхәббәт белдерүләре көтелә. Ел башында очраткан сөйгән ярыгыз ел ахырына кадәр тормыш иптәшегезгә әйләнергә мөмкин. Гаиләлеләрнең тормышында да уңай үзгәрешләр булыр.Матди хәлегез борчымаса да, акчагызны юкка-барга әрәм итмәгез.

Маймыл елында туучылар өчен киләсе елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булыр. Ел дәвамында уйнап-көлеп, күңел ачып яшәрсез. Эштә үзегезне күрсәтегез, сәләтләрегезне яшермәгез. Тырышлыгыгызны күреп, яңа эшләр тәкъдим итәргә, карьера баскычы буенча күтәрергә мөмкиннәр. Эт елы романтик маҗараларга, яңа танышуларга бай көтелә. Сез быел теләсә кемне үзегезгә карата алачаксыз, гашыйк булучылар күп булыр. Ел гаилә кору, бәбиләр алып кайту өчен бик тә уңышлы.Акчагызны дөрес тотарга өйрәнегез

Әтәч елында туучылар ел хуҗасы Эт һәр башлангычыгызны хуплар, кулыннан килгәнчә булышыр. Җиңел генә барлык хыялларыгыз да тормышка ашарга тора. Тик сезгә бер киңәш: киләчәккә планнарыгызны, максатларыгызны чит кешеләргә сөйләмәгез. Сюрпризларга, күңелле вакыйгаларга бай ел көтелә. 2018 елда корган гаиләләр ныклы булачак. Якыннарыгызга юл куярга да өйрәнегез, сөйгәнегезнең фикерен игътибарсыз калдырмагыз. 2018 елда кинәт кенә баеп китәрсез. Хәйриячелек белән шөгыльләнегез. Мохтаҗларга биргән сәдака үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтачак.

Эт елында туучылар 2018 елда зур уңышлар яулаячак. Ел хуҗасы үзенекеләрне ташламый, ел әйләнәсенә ярдәм итеп, булышып торачак. Мәхәббәт күген салават күпере яктыртып торыр! Кайвакыт болытлар да килеп чыгарга мөмкин, әлбәттә. Тик алары да ап-ак һәм мамыктай йоп-йомшак. Сөйгән ярыгыз кулыгызны сорарга, ниһаять, батырчылык итәр. Ник дигәндә, бу ел никах, туй бәйрәмнәренә бай булыр. Ел шулай ук туганнар белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен дә яхшы. Бу чорда ял, күңел ачу, уңга-сулга акча чәчү турында онытып торыгыз. Сезгә әлегә эшләргә, эшләргә һәм тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк!

Кабан елында туучыларны ел хуҗасы ел буена күңелсезлекләрдән саклар. Эшегез белән бәйле көндәшләрегез яныгызга килергә дә базнат итмәс. Бертөрлелектән туйсагыз, үзегезне яңа өлкәдә дә сынап карагыз. Нәкъ бу елда үзегездә яңа сәләтләр ачып, даһиларча бар дөньяны яуларга да бик мөмкинсез! Мәхәббәт өлкәсендә гашыйк булу, кызыклы очрашулар көтелә! Тик Сезгә сак булырга киңәш итә йолдызлар. Башыгызны югалтып, үзегезгә тиң булмаган кешеләр белән элемтәгә керә күрмәгез. Гаиләлеләрнең тормышында күңелле вакыйгалар көтелә.Финанс мәсьәләсе үзегезгә бәйле. "Алма пеш, авызга төш" дип көтеп ятучыларга авыр булачак.

Йолдызлар ни генә юраса да, киләсе яңа еллар бары иксез-чиксез шатлык, иминлек, бәхет алып килсен! Тормыш юлыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, хуш исле чәчәкләр күп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса