Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау участогында, йорт янында яки өйдә

Без РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең безнең районда ничек узуын белдек

Дүшәмбе көн ахырына, 29 июньгә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә 1 804 108 татарстанлы катнашкан.

Безнең районда тавыш бирү барышында барлык санитар нормалар үтәлә. Сайлау участогына керер алдыннан һәркемнең температурасын үлчиләр, һәрбер сайлаучыны шәхси саклану чаралары (битлек, перчаткалар), шулай ук бер тапкыр кулланыла торган авторучкалар белән тәэмин итәләр. Шунда ук кулларны дезинфекцияләү чаралары да урнаштырылган.
Барлык участокларда, шул исәптән тавыш бирү өчен биналардан читтә оештырылган урыннарда да көн дәвамында дезинфекцияләү, даими дымлы җыештыру эшләре алып барыла.
- Бездә, мәсәлән, Камыш авылында, Беренче Май поселогында, Көек авылының “Светлый” торак комплексында шулай ук йорт яны территорияләрендә тавыш бирү мөмкинлеге дә каралган иде, 17 торак пунктта мобиль сайлау участоклары ролен башкаруга 8 автобус җәлеп ителде, - дип билгеләп үтте район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Павлов.
Дәүләтнең төп законына үзгәрешләр кертү уңаеннан районда барлыгы 33 меңнән артык кеше үз фикерен белдерә ала. Безнең районда сайлаучылар нәкъ менә шундый санда теркәлгән. Бүген тавыш бирүнең соңгы көне. Сайлау участоклары кичке 20:00 сәгатькә кадәр ачык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса