Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ә сез районда буй җитмәслек Кыш бабай һәм Кар кызы сыннарының кайда урнашканын беләсезме?

Район пенсия фонды идарәсе каршында шушы көннәрдә пәйда булган Кыш бабай белән Кар кызы бөтен игътибарны үзенә җәлеп итеп тора.

Беренчедән – алар бик күркәм, икенчедән – буй җитмәслек биек.


2019 ел да Яңа елның кабатланмас кунаклары кебек мул да, юмарт та, шул ук вакытта биек үрләргә дә рухландыра торган булсын, дип тели Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре.
Амин, шулай булсын. Еллар имин булып һәр кешегә шатлык-куанычлар белән яшәү насыйп булсын. Яңа 2019 ел төкле аягы, изге хәер-фатихалары белән килсен. Һәркайсыбыз һәр Яңа елда якты уй-хыялларының күбрәк чынга ашуын, ил-көнгә иминлек, мәрхәмәтлелек алып килүен, изге гамәлләрнең күбрәк кылынуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса