Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Ксения Алексеева Янсуар Күңелемнең бар назларын Һәммәгезгә бүләмен. Тормышларыгыз гөрләп барсын, Шундый сезгә теләгем. Яз җиткәч тә ямьнәр бирә Ап-ак сирень чәчәге. Сезнең белән генә матур Гомерем киләчәге. Матур яшик бергә-бергә - Шул минем бөтен сүзем. Шундый балалар булганга, Шатланып йөрим үзем. Тырышам алар өчен, Бетмәсен генә көчем. Яшисе килә...

Ксения Алексеева
Янсуар
Күңелемнең бар назларын
Һәммәгезгә бүләмен.
Тормышларыгыз гөрләп барсын,
Шундый сезгә теләгем.
Яз җиткәч тә ямьнәр бирә
Ап-ак сирень чәчәге.
Сезнең белән генә матур
Гомерем киләчәге.
Матур яшик бергә-бергә -
Шул минем бөтен сүзем.
Шундый балалар булганга,
Шатланып йөрим үзем.
Тырышам алар өчен,
Бетмәсен генә көчем.

Яшисе килә
Инеш ярларына басып, моңсуланып
Күзәтәмен суның агышын.
Аккан суга карап, тирән уйга чумып,
Таратамын йөрәк сагышын.
Аерма син туган җирләремнән,
Дус-ишләрдән аерма.
Туганнарым белән гомер итәм,
Шулай табам рәхәт җаныма.
Бар дөньяның матурлыгын тоям
Бары бергә булган чагында.
Ходай гомерләр кызганмасын,
Бергә булырбыз бит тагын да.

Үзем өчен
Сигезенче дистә ваклана шул
Бу чәчләрем шуңа агара.
Матур гына үтмәде лә гомер,
Әйбәт йөргәнемә карама.
Үскән вакытларга караганда
Хәзер матур инде тормышлар.
Гомер эчендә була төрле хәлләр
Әйтеп килми шул ул язмышлар.
Үз йортыңда яшәү рәхәт инде,
Саулыкларың булып яшәсәң.
Балаларың хәлне белеп торса,
Кайгы-хәсрәтләрне күрмәсәң.
Көзләр җиткәч, зәңгәр күккә карыйм -
Тезелеп оча анда торналар.
Соңгы көннәрең җиткәнче,
Рәхәт яшә, дия күк алар.

×××
Николай Александров
Питрәч
- Сагынмыймын, ике ятып
Бер төшемә кермисең.
- Сагынасың, тик әлегә
Син үзең дә белмисең.
Исләреңә төшсәм әгәр,
Ник яшьләнә күзләрең.
Исемемне кабатласаң,
Ник нурлана йөзләрең?!
Мин яшәгән тарафлардан
Салмак кына җил иссә.
Йөзең куеп назланасың -
Бәхетеңә шул җитә.
Ялгыз төндә мендәреңә
Нигә тама күз яшең?
- Син хаклы: мин сагынамын,
Әле дә син диеп яшим.
Көннәр туса, исемеңне
Дога кебек кабатлыйм.
Бергә узган һәр мизгелне
Шигырьгә салып ятлыйм.
... Әле дә сине сагынам,
Әле дә син дип яшим.


Син - бер хатирә
Илүзә Хамзина
Күн
Күңелемдә кара бер тап булып
Калды синең әйткән сүзләрең.
Тик һаман да әле күз алдымда.
Синең ямьле, көләч йөзләрең.
Күңелемә салкын җилләр булып
Кереп чыга хәзер ул көннәр.
Хәтер белән уйный җилләр, нигә
Бик күңелсез, кара бу төннәр?
Ә мин синсез яши алмам, дидем,
Үкси-үкси елап тилмердем.
Мине туктатырга теләделәр,
Мин артыңнан синең йөгердем.
Бер киттең дә, борылып карамадың.
Сагыш салдың минем йөрәккә.
Мин әле дә сагынгалыйм сине,
Ләкин андый көннәр инде сирәк лә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса